Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ЯР ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕ МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

КАРАРЫ

№1467

23.03.2012 ел

Күпфатирлы йорт советлары төзүгә

 юнәлдерелгән чаралар турында

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Торак кодексы нигезендә һәм шәһәр территориясендә күпфатирлы йорт советлары төзегән  Яр Чаллы шәһәре халкы инициативасын хуплау, торак фондын карап тоту шартларын яхшыртуны тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтү сыйфатын күтәрү, шулай ук Яр Чаллы шәһәре халкының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау максатында

К А Р А Р  Б И Р Ә М:

1. Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең күпфатирлы йорт советлары турындагы үрнәк нигезләмәне кушымтада каралганча расларга.

2. Башкарма комитетның район хакимиятләре Башлыклары  И.Х. Мөхәммәтов, И.П. Сибекина,  Р.М.  Усмановага:

1) торак законнары нигезендә күпфатирлы йорт советлары төзү буенча эшне оештырырга;

2) күпфатирлы йорт советларына идарәче оешмалар белән бергә күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләренең гомуми җыелышларын үткәрүдә ярдәм күрсәтергә;

3) торак законнары нормалары нигезендә күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләренең еллык һәм чираттан тыш җыелышларында катнашырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары А.З. Зәйнуллинга йөкләргә.



Башкарма комитетның

2012 елның 23 мартындагы

1467 номерлы карарына

кушымта


Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 

күпфатирлы йорт советлары турында 

үрнәк нигезләмә

1 бүлек. Күпфатирлы йорт советларының төп төшенчәләре

һәм эшчәнлек принциплары

1. Әлеге нигезләмә «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Торак кодексы (алга таба - РФ ТК) нигезендә эшләнде.

2. Әлеге нигезләмәдә:

1) күпфатирлы йорт советы - күпфатирлы йорт белән идарә итүне оештыру һәм күпфатирлы йортны карап тотуга, техник файдалануга һәм ремонтлауга, шулай ук уртак милекне, йорт яны территориясен, төзекләндерү һәм яшелләндерү объектларын карауны контрольдә тотуны гамәлгә ашыру өчен төзелгән күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләренең сайлау органы;

2) күпфатирлы йорт советы әгъзалары - күпфатирлы йорттагы торак милекчеләре тарафыннан сайланган подъезд (лар) буенча җаваплы затлар;

3) күпфатирлы йорт советы рәисе (йорт буенча җаваплы зат) - күпфатирлы йорт советы әгъзалары составыннан сайланган күпфатирлы йорт советының агымдагы эшчәнлегенә җитәкчелек итүче, күпфатирлы йорттагы торак милекчеләренең гомуми җыелышы (алга таба - гомуми җыелыш) карарларының үтәлешен тәэмин итүгә җаваплы зат;

4) Идарәче оешма - күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсе нигезендә күпфатирлы йорт белән идарә итүче оештыру-хокукый формага бәйсез юридик зат, шулай ук шәхси эшмәкәр;

5) Хакимият - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты һәм аның территориаль органнары.

2 бүлек. Күпфатирлы йорт советын төзү тәртибе һәм аның структурасы

3. Күпфатирлы йорт советы дүрттән күбрәк фатиры булган күпфатирлы йортта (алга таба - КФЙ) түбәндәге очракларда төзелә: 

1) КФЙ да торак милекчеләре ширкәте төзелмәгән булса;

2) КФЙ торак кооперативы яки башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы тарафыннан идарә ителмәсә.

4. Күпфатирлы йорт советы берничә күпфатирлы йортка карата сайланырга тиеш түгел.

5. Гомуми җыелыш КФЙ дагы торак һәм торак булмаган бина милекчеләре (алга таба - КФЙдагы торак милекчеләре) инициативасы буенча җыела.

Башкарма комитетның вәкаләтле вазыйфаи заты социаль найм килешүе буенча торакны наймга алучылар исеменнән гомуми җыелыш үткәрү буенча инициатива күрсәтү, шулай ук анда катнашу хокукына ия.

6. Гомуми җыелыш үткәрү инициаторы (лар) гомуми җыелыш үткәрүгә 10 көн кала КФЙ дагы торак милекчеләренә бу хакта хәбәр итә (ләр).

7. Күпфатирлы йорттагы торак милекчеләренең гомуми җыелышы карарында күпфатирлы йорттагы торак милекчеләренең гомуми җыелышын үткәрү турындагы хәбәрне язма рәвештә җибәрүнең башка ысулы күздә тотылмаган булса, хәбәр әлеге йорттагы һәр торак милекчесенә заказлы хат белән җибәрелергә, яки имза куйдырып, әлеге йорттагы һәр торак милекчесенә тапшырылырга яисә әлеге йорттагы барлык торак милекчеләренә күренә торган, карарда билгеләнгән урынга урнаштырылырга тиеш. Хәбәрдә гомуми җыелыш үткәрү датасы, вакыты һәм урыны, күпфатирлы йортның адресы, көн тәртибе, шулай ук фамилиясен, исемен, атасының исемен, яшәү урынын һәм элемтә телефоннарын күрсәтеп, инициатор(лар) турындагы мәгълүматлар күрсәтелә.

8. Гомуми җыелышны инициатор(лар) ача. Гомуми җыелышны алып бару өчен, җыелыш рәисеннән, секретареннан, шулай ук гомуми җыелышта катнашучылар ихтыяры буенча башка затлардан торган эшче президиум сайлана. Күпфатирлы йорт советы әгъзаларын, аның рәисен, күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләре комиссиясе әгъзаларын сайлау, гомуми җыелыш үткәрү регламентын раслау гомуми җыелыш үткәрү инициаторы һәм/яки гомуми җыелышта катнашучылар тәкъдиме буенча гомуми җыелышта катнашучыларның күпчелек тавышы белән гамәлгә ашырыла.

9. Күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләренең гомуми җыелышы әлеге күпфатирлы йортлардагы гомуми тавышлар санының илле процентыннан артык (50%+1) тавышка ия торак милекчеләре яки аларның вәкилләре катнашкан очракта тулы хокуклы (кворумга ия) санала. Гомуми җыелыш үткәрү өчен кворум булмаган очракта, гомуми җыелыш кабат үткәрелергә тиеш.

10. Гомуми җыелышның көн тәртибендәге һәр мәсьәлә өчен тавыш бирелә. Беренче гомуми җыелышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне чыгару мәҗбүри:

1) күпфатирлы йорт советы әгъзаларын (подъезд(лар) буенча җаваплы затларны) сайлау һәм аларның вәкаләтләрен билгеләү турында;

2) күпфатирлы йорт советы рәисен һәм секретарен сайлау һәм аларга вәкаләтләр бирү турында;

3) әлеге КФЙ милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәсен саклау урынын билгеләү турында.

11. Күпфатирлы йорт советының әгъзалар (подъезд(лар) буенча җаваплы затлар) саны гомуми җыелышта билгеләнә. Гомуми җыелыш карарында башкача билгеләнмәгән очракта, күпфатирлы йорт советының әгъзалар саны әлеге йорттагы подъездлар, этажлар, фатирлар санын исәпкә алып билгеләнә. Бер подъездлы йорт өчен күпфатирлы йорт советының әгъзалар составы 3 кешедән артырга тиеш түгел.

12. Күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләре гомуми җыелышының тавышка куелган мәсьәләләр буенча (шул исәптән күпфатирлы йорт советы төзү һәм аның әгъзаларын раслау турында) карарлары КФЙ дагы торак милекчеләренең әлеге җыелышында катнашучыларның гомуми тавышлар санының күпчелек тавышы белән кабул ителә (РФ ТК 44 статьясындагы 2 бүлекнең 1-3.1 пунктларында билгеләнгән, күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләренең гомуми тавышлар санының өчтән ике өлешеннән ким булмаган күпчелек тавыш белән кабул ителүче карарлардан тыш). Күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләренең гомуми җыелышының карарлары гомуми җыелышта билгеләнгән тәртиптә беркетмә белән рәсмиләштерелә.

13. Гомуми җыелыш секретаре күпфатирлы йорт торак милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәсен алып бара, беркетмәдә фатир, подъезд саннары, күпфатирлы йортның адресы, гомуми җыелышта катнашучы күпфатирлы йортның торак милекчеләре, гомуми җыелышта катнашучы күпфатирлы йорт торак милекчеләре саны, гомуми җыелыш үткәрү инициаторлары, датасы, вакыты һәм урыны, көн тәртибендә карала торган мәсьәләләрнең тулы формулировкасы, чыгыш ясаучыларның фамилияләре, карала торган мәсьәләләр буенча чыгышларның кыскача эчтәлеге, кабул ителгән карар күрсәтелә. Гомуми җыелышта катнашучылар теркәлгән һәм аларның имзалары куелган исемлек гомуми җыелыш беркетмәсенә кушымта булып тора.

14. Күпфатирлы йортның торак милекчеләре тарафыннан күпфатирлы йорт советы төзү турында карар кабул ителгән очракта, күпфатирлы йорт советына сайланган әгъзаларның фамилияләре, исемнәре, аталарының исемнәре, фатир саннары, элемтә телефоннары беркетмәгә теркәлә.

15. Гомуми җыелыш беркетмәсе гомуми җыелыш рәисе һәм секретаре тарафыннан имзалана һәм рәис тарафыннан гомуми җыелышта катнашучыларга укыла.

16. Үткәрелгән гомуми җыелыш турындагы игълан кәгазе, күпфатирлы йорт советы төзү турындагы карарны үз эченә алган гомуми җыелыш беркетмәсе, элемтә телефоннары күрсәтелгән күпфатирлы йорт советы әгъзаларының исемлеге бергә теркәп куела һәм гомуми җыелышта билгеләнгән урында саклана.

17. Гомуми җыелышта башка срок билгеләнмәгән булса, күпфатирлы йорт советы ике ел саен гомуми җыелышта яңадан сайланырга тиеш. Әлеге нигезләмәнең 18 пунктында күрсәтелгән бурычларны тиешенчә үтәмәгән очракта, күпфатирлы йорт советы гомуми җыелышта вакытыннан алда яңадан сайланырга мөмкин.

3 бүлек. Күпфатирлы йорт советының хокуклары һәм бурычлары

18. Күпфатирлы йорт советы түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыра:

1) күпфатирлы йорттагы торак милекчеләренең гомуми җыелышы карарларының үтәлешен тәэмин итә;

2) күпфатирлы йорттагы уртак милектән, шул исәптән әлеге йорт урнашкан җир участогыннан файдалану тәртибе турында, күпфатирлы йорттагы уртак милекне карап тоту һәм ремонтлау эшләрен планлаштыру һәм оештыру тәртибе турында, әлеге йорттагы уртак милеккә карата әлеге йортның торак милекчеләре тарафыннан төзелгән шартнамәләр проектын тикшерү һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында тәкъдимнәрне, шулай ук күпфатирлы йорт советы компетенциясе, сайланачак комиссия мәсьәләләре буенча тәкъдимнәрне һәм карарлар кабул иткәндә РФ ТК нормаларына каршы килми торган мәсьәләләр буенча башка тәкъдимнәрне күпфатирлы йорттагы торак милекчеләренең гомуми җыелышында тикшерү өчен мәсьәлә буларак чыгара;  

3) күпфатирлы йорт белән идарә итүне планлаштыру, шундый идарәне оештыру, әлеге йорттагы уртак милекне карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләләре буенча тәкъдимнәрне күпфатирлы йортның торак милекчеләренә тәкъдим итә;

4) әлеге йорттагы торак милекчеләренең гомуми җыелышында караганга кадәр, гомуми җыелышта карау өчен тәкъдим ителә торган шартнамәләр проектының шартлары буенча үз нәтиҗәсен күпфатирлы йортның торак милекчеләренә тәкъдим итә. Күпфатирлы йортта шартнамәләр проектын бәяләү комиссиясе сайланган очракта, күрсәтелгән нәтиҗә шул комиссия белән бергә әлеге йорт советы тарафыннан тәкъдим ителә;

5) хезмәт күрсәтүне һәм (яки) күпфатирлы йорт белән идарә итү, күпфатирлы йорттагы уртак милекне карап тоту һәм ремонтлау эшләрен башкаруны һәм күпфатирлы йорттагы торак һәм торак булмаган бүлмә милекчеләренә һәм шундый бүлмәләрдән, шул исәптән әлеге йорттагы уртак милек составына керә торган бүлмәләрдән файдаланучыларга күрсәтелүче коммуналь хезмәтләр сыйфатын контрольдә тотуны гамәлгә ашыра;

6) башкарылган эшләр турындагы хисапны күпфатирлы йорттагы торак милекчеләренең еллык гомуми җыелышында раслауга тапшыра.

19. Күпфатирлы йорт советы торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүче, торак бүлмәләрдән һәм күпфатирлы йортның уртак милек объектларыннан файдалану кагыйдәләрен бозучы күпфатирлы йортның торак милекчеләренә иҗтимагый йогынты ясауда идарәче оешмага булышлык итә.

20. Яшәү урыны буенча күпфатирлы йорт советы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган иҗтимагый йогынты чаралары (иҗтимагый шелтә, гаепләрне тикшерү) гражданнарның Конституциягә нигезләнгән хокукларын һәм ирекләрен бозарга тиеш түгел.

21. Күпфатирлы йорт советы гомуми җыелышта билгеләнгән тәртиптә КФЙ ның торак милекчеләренә әлеге нигезләмәнең 18 пунктында күрсәтелгән функцияләрнең үтәлешенә бәйле эшчәнлеге турында хәбәр итә, шулай ук елына кимендә бер тапкыр күпфатирлы йорт торак милекчеләренең хисап җыелышын яисә күпфатирлы йорт советы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча КФЙ ның торак милекчеләреннән язмача сораштыру үткәрә.

22. Күпфатирлы йорт советы идарә оешмаларының вәкилләре катнашында гомуми җыелышта карала торган файдалану, карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләләре буенча КФЙ да яшәүчеләрнең шикаятьләре һәм тәкъдимнәре кенәгәсен алып бара.

23. Күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлегенә бәйле аерым мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен, әлеге йортта күпфатирлы йорт белән идарә итүче коллегиаль киңәшү органнары булып торучы бина милекчеләре комиссияләре сайланырга мөмкин.

24. Күпфатирлы йортта торак милекчеләре комиссияләре күпфатирлы йорттагы торак милекчеләренең гомуми җыелышы карары буенча яки күпфатирлы йорт советы карары буенча сайлана.

4 бүлек. Күпфатирлы йорт советы рәисенең вәкаләтләре

25. Күпфатирлы йорт советы рәисе күпфатирлы йорт советының агымдагы эшчәнлегенә җитәкчелек итә һәм гомуми җыелышта хисап тота. Хисап бирү тәртибе һәм формалары гомуми җыелыш карары белән билгеләнә.

26. Күпфатирлы йорт советы рәисе әлеге нигезнамә кысаларында күпфатирлы йорт советының барлык әгъзалары өчен дә үтәү мәҗбүри булган күрсәтмәләр һәм боерыклар бирү хокукына ия.

27. Күпфатирлы йорт советы рәисе:

1) күпфатирлы йортларның торак милекчеләренең гомуми җыелышында күпфатирлы йортлар белән идарә итү шартнамәсе төзү турындагы карар кабул ителгәнгә кадәр, күрсәтелгән шартнамә шартларына карата сөйләшүләр алып бару хокукына ия, ә әлеге йорттагы торак милекчеләре КФЙ белән турыдан-туры идарә иткән очракта, РФ Торак кодексының 164 статьясының 1 һәм 2 бүлекләрендә күрсәтелгән шартнамә шартларына карата сөйләшүләр алып бару хокукына ия;

2) әлеге нигезләмәнең 27 пунктының 1 пунктчасында күрсәтелгән мәсьәләләр буенча сөйләшүләр нәтиҗәләрен күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләренең гомуми җыелышына хәбәр итә;

3) күпфатирлы йортларның торак милекчеләре тарафыннан бирелгән ышаныч язуы нигезендә, әлеге йорттагы торак милекчеләренең гомуми җыелышы карарында күрсәтелгән шартларда күпфатирлы йортлар белән идарә итү шартнамәсе яки РФ ТК 164 статьясының 1 һәм 2 бүлекләрендә күрсәтелгән шартнамәләрне төзи;

4) күпфатирлы йортлардагы торак милекчесенең таләбе буенча күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсенең һәм бирелгән ышаныч язуы нигезендә төзелгән башка шартнамәләрнең күчермәләрен бирә;

5) күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләре тарафыннан бирелгән ышаныч язуы нигезендә, хезмәт күрсәтү һәм (яки) күпфатирлы йортлардагы уртак милекне карап тоту һәм ремонтлау эшләрен башкару буенча төзелгән шартнамәләр буенча йөкләмәләр үтәлешен контрольдә тота, күрсәтелгән хезмәт һәм (яки) күпфатирлы йортлардагы уртак милекне карап тоту һәм агымдагы ремонтлау буенча башкарылган эшләрне кабул итү актларына, хезмәт күрсәтү һәм (яки) күпфатирлы йортлардагы уртак милекне карап тоту һәм ремонтлау эшләрен башкару сыйфаты һәм периодиклыгы нормативлары үтәлмәү турындагы актларга, коммуналь хезмәтләр күрсәтелмәү яки тиешле сыйфатка ия булмаган коммуналь хезмәтләр күрсәтелү турындагы актларга имза куя, шулай ук идарәче оешма тарафыннан РФ ТК 162 статьясының 1 һәм 2 бүлекләрендә күздә тотылган йөкләмәләр үтәлмәү турындагы мөрәҗәгатьләрне Хакимияткә юллый;

6) күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләре тарафыннан бирелгән ышаныч язуы нигезендә, әлеге йорт белән идарә итүгә һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә бәйле эшләр буенча әлеге йорттагы торак милекчеләренең вәкиле буларак судта чыгыш ясый.

28. Күпфатирлы йорт советы рәисе идарәче оешма эшчәнлегенә тикшерү үткәрүне оештыру өчен Хакимияткә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

29. Күпфатирлы йорт рәисе күпфатирлы йортларның торак милекчеләре мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәш хокукы белән Хакимият тарафыннан үткәрелүче чараларда катнашу хокукына ия.

30. Күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләренең гомуми җыелышы карарында башка срок билгеләнмәгән булса, күпфатирлы йорт советы рәисе һәр ике ел саен әлеге күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләренең гомуми җыелышында яңадан сайланырга тиеш. Әлеге нигезләмәнең 27 нче пунктында күрсәтелгән бурычларны тиешенчә үтәмәгән очракта, күпфатирлы йорт советы рәисе күпфатирлы йортлардагы торак милекчеләренең гомуми җыелышында срогыннан алда яңадан сайланырга мөмкин.

5 бүлек. Күпфатирлы йорт советының Хакимият белән үзара эшчәнлеге

31. Хакимиятләр күпфатирлы йорт советларына халык арасында мәгълүмат бирү-аңлату эшләре алып баруда ярдәм күрсәтәләр.

32. Хакимиятләр күпфатирлы йорт советы әгъзаларына консультация һәм методик ярдәм күрсәтүне тәэмин итәләр.

Четверг, 29 февраля 2024, 10:46